Требуется менеджер по продажам, зп от 15 т.р.
+16
Подпишись: Будь в курсе жизни города!

Шушы көннәрдә Зур Сәрдек авылы “Әкият”

12 Июля 2019, 19:41 2019-07-12T19:41:54+03:00 vk.com 146

Шушы көннәрдә Зур Сәрдек авылы “Әкият” балалар бакчасына мәдәни десант төште. Әлеге чара Россиядә Театр елы уңаеннан кече яшьтәге балаларга театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Кечкенәләр төркемендәге балалар мәдәният хезмәткәрләре башкаруында өстәл курчак театры форматында “Калач” әкиятен тамаша кылдылар. Аннары нәниләр белән курчаклар ярдәмендә сюжетлы–рольле уеннар оештырылды. Ә зурлар төркеменә йөрүче балалар курчаклар ярдәмендә “Калач” әкиятен үзләре сәхнәләштерделәр. Алар әкияттәге геройларның хис–тойгыларын, халәт–кичерешләрен дөрес тасвирлый белделәр. Мондый чаралар балаларның эстетик зәвыгын үстерә, сөйләм телен баета, аралашу культурасы тәрбияли. Әлеге чарада 34 бала катнашты.

Сообщение об ошибке